Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 20:29

Башкортстан Төркиягә 88 тонна ногыт борчагы экспортлаган

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсеРоссельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе
Фото:Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе

Башкортстан Төркиягә 88 тонна ногыт борчагы җибәргән. Мәләвез районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе әзерләгән дүрт партия кузаклыларны Россельхознадзорның төбәк идарәсе контрольдә тота. Продукцияне үсемлекләр карантины, ашлык сыйфатын контрольдә тоту һәм орлык контроле бүлеге белгечләре тикшерде. Ногытның сайлап алынган үрнәкләре фитосанитар экспертизалар узган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнары ачыкланмаган, барлык продукция Төркия Республикасы таләпләренә туры килә, дип билгеләп үттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Белешмә. «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас