Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 09:25

Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды

2024 елның гыйнвар ахырына кадәр IQ-паркта 20дән артык лаборатория һәм инновацион мәйдан урнашачак.

Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булдыТөбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров лаборатор биналарны һәм IQ-паркның арихитектурасын карады.
Проектны контрольдә тотучы БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров бинада төзелеш-монтаж эшләре тәмамлануын җиткерде. Кампусның беренче резидентлары: Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт нефть-техник университеты.
2024 елның гыйнвар ахырына кадәр IQ-паркта 20дән артык лаборатория һәм инновацион мәйдан урнашачак. БДМУ өчен алдынгы корылмаларда дәвалау күнекмәләренә өйрәнү буенча уку класслары, шулай ук "Киләчәк медицинасы" кабинеты - шулар арасында. Алдынгы инженер мәктәбе лабораторияләре һ.б. платформалар шулай ук биредә урын ала.
Башкортстан җитәкчесе кампусның беренче чиратындагы биналарның планировкасын һәм дизайнын югары бәяләде. "Без парк төзүгә иҗади килергә тырыштык, биредә заманча архитектура карарлары файдаланылды. Ул студентларның заманча дөнья нинди булырга тиешлеге турындагы күзаллауларын чагылдыра. Алда безне 120 мең квадрат метрдан артык кампусның икенче чиратын төзү көтә. Анда тулай тораклар, коворкинглар, җәмәгатьчелек киңлекләре булачак",- диде төбәк җитәкчесе.

Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Төбәк җитәкчесе IQ-паркта булды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас