Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 05:54

Студентлар укучылар белән очрашкан

Очрашу "Мәдәният" милли проекты кысаларында оештырылган.

Студентлар укучылар белән очрашканСтудентлар укучылар белән очрашкан
Студентлар укучылар белән очрашкан

Яңавыл районының Максимовка авыл мәдәният йортында студентлар белән очрашу үткән. Укучыларның студентлар белән очрашуы "Мәдәният" милли проекты кысаларында оештырылган.
Студентлар студент тормыш, имтиханнар турында сөйләгән, мәктәп елларын һәм яраткан укытучыларын искә төшергәннәр, аларга рәхмәт хисләрен белдергәннәр. Алар мәктәптә яхшы укуның ролен билгеләгәннәр һәм укучыларга укуга җитди һәм намуслы карарга чакырганнар. Чыгарылыш класс укучылары чыгыш ясаучыларны аеруча зур кызыксыну белән тыңлаган, уку һәм студент тормышына бәйле сораулар биргәннәр.
Арытаба бергәләшеп бәйгеләр һәм уеннар оештырганнар. Очрашу дустанә һәм җылы дулкыннарда үткән.

Чыганак:Яңавыл районының Максимовка авыл мәдәният йорты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас