Милли проектлар
29 гыйнвар 2024, 06:41

"Минем эшкуарлык" уңышлы эшли

Былтыр йөздән артык чара үткәрелгән.

"Минем эшкуарлык" уңышлы эшли"Минем эшкуарлык" уңышлы эшли
"Минем эшкуарлык" уңышлы эшли

2023 елда "Минем эшкуарлык" үзәге тарафыннан оештырылган белем бирү чараларында 3,5 мең эшкуар, үзмәшгуль һәм үз эшен ачарга теләгән физик шәхесләр катнашкан. Бу 2022 елга караганда 20 процентка күбрәк. Программа "Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү" милли проекты булышлыгында гамәлгә ашырылган.
БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, белем бирү программасы эшкуарлыкны нәтиҗәле үстерү өчен яңа белемнәр алу гына түгел, ә үз тармагыңда файдалы элемтәләр дә булдыру ул.
Былтыр йөздән артык шундый чара үткәрелгән. Мәсәлән, "Эшкуар әлифбасы", "Эшкуарлык мәктәбе", "Эшкуар-әни", "Яшьләр эшкуарлыгы", "Социаль проектлар акселераторы", вебинарлар һәм тренинглар, остаханәләр.
"Минем эшкуарлык" үзәгендәге белем бирү чаралары турында җентеклерәк мәгълүматларны 8 (347) 224-99-99 телефоны аша белешергә мөмкин.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас