27 гыйнварда Русиядә ел саен Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне билгеләнә. 872 көнгә сузылган Невадагы шәһәрне героик обороналау нәкъ шушы көнне тәмамлана. Истәлекле көнгә багышлап Нефтекама балалар музыка мәктәбендә теоретик дисциплиналар укытучысы Окскана Белова югары класс укучылары өчен "Сугыш еллары җырлары" класс сәгате үткәргән.
Укучылар бу көнгә җаваплы әзерләнгән: рәсем төшергәннәр, сугыш еллары темасы буенча җырлар өйрәнгәннәр. Укытучы балаларны сугыш еллары җырлары тарихы белән таныштырган, җырларның авторлары турында сөйләгән, бергәләп башкарганнар. "Мәдәният" милли проекты булышлыгы белән сатып алынган интерактив тактада материалны сыйфатлы өйрәнү мөмкинлеге туган.
Чыганак: Нефтекама шәһәренең мәдәният идарәсе.