Краснокама районы фермеры Илдус Хәертдинов - хуҗалыкны үстерү өчен дәүләт ярдәмен нәтиҗәле куллануның яхшы үрнәге булып тора.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектының «Башлангыч фермер» һәм «Гаилә фермасы» дәүләт программаларының гранты ярдәмендә ул берьюлы ике юнәлештә эшли – эре мөгезле терлек үстерә һәм атлар үрчетә. 2018 елда Илдус әфәнденең 100 баш аты һәм 20 баш сыеры булган.
Ләкин ул моның белән генә тукталып калырга теләмәгән. Ә аларның башын арттыру һәм хуҗалыкны үстерү өчен, әлбәттә, күп акча таләп ителә. Фермер «яңа фермер» грант программасында катнашып, бу максатын тормышка ашыра. 2,9 млн сум күләмендә акчага фермер Беларус -82.1 тракторын һәм 30 баш Абердин-ангус токымлы таналар сатып ала. 2021 елда фермер атлар санын да арттырырга карар итә.
«Терлекчелек гаилә фермаларын үстерү» грант программасында катнашып, конкурста 7 млн сумнан артык акча ота. Грант акчасына 140 баш ат сатып ала. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 500дән артык аты бар. Быел фермер ит эшкәртүне башлап, продукция ассортиментын арттырырга уйлый. Моның өчен ул цех төзергә һәм үз кибетен ачарга планлаштыра.