Милли проектлар
25 гыйнвар 2024, 08:22

Дәүләкәнлеләр СВОдагылар өчен шәмнәр ясыйлар

Алгы сызыкта торучы егетләребезгә ул бик кирәкле әйбер. 

Дәүләкәнлеләр СВОдагылар  өчен шәмнәр ясыйларДәүләкәнлеләр СВОдагылар  өчен шәмнәр ясыйлар
Дәүләкәнлеләр СВОдагылар өчен шәмнәр ясыйлар

Дәүләкән районының социалистик Хезмәт Герое Исмәгыйль Әхъяруллин исемендәге мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр.

«Мәгариф» милли проектының «РФ гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү» федераль проекты чараларын, #МЫВМЕСТЕ патриотик акциясен гамәлгә ашыру кысаларында укучылар педагоглар белән бергә үз сугышчылары өчен блиндаж шәмнәр ясыйлар.

Хәрбиләр өчен шәмнәр бик кирәк. Окопта бу лампочка да, плитка да, кечкенә мич тә булып торачак. Балалар видео төшергәннәр, анда картон һәм консерва банкалары ярдәмендә окоп шәмнәре өчен эшләнмәләр ясауларын, ә аннары аларны парафин белән тутыруларын ачык итеп күрсәткәннәр. Бу безнең сугышчыларга алгы сызыктагыларга ярдәм итүгә тагын бер адым, чөнки шәмнәр белән бергә алар күңел җылысын да тапшыралар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас