Милли проектлар
24 гыйнвар 2024, 06:40

Тагын бер дәваханә заманча җиһазлы булды

Хастаханәгә яңа ультратавыш диагностикасы аппараты кайтты.

Тагын бер дәваханә  заманча җиһазлы булдыТагын бер дәваханә  заманча җиһазлы булды
Тагын бер дәваханә заманча җиһазлы булды

«Сәламәтлек саклау»  милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Кырмыскалы  үзәк район хастаханәсенә яңа аппарат кайтты.

Заманча аппарат тикшеренүләрнең  дөреслеген тәэмин итә, дип билгеләп үттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

"Авыруны уңышлы дәвалау өчен аны вакытында диагностикалау мөһим. Моның өчен безнең больница заманча  җиһазлар белән җиһазландырыла. Яңа аппаратура төрле авыруларны диагностикалау вакытын тизләтә һәм пациентка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пациентларга уңайлы булсын өчен җиһазлар поликлиниканың беренче катында урнашкан», — дип сөйләде  хастаханәсенең баш табибы Азамат Галиев.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин  инициативасы  буенча эшләнде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас