Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 гыйнвар , 12:10

Бер ел эчендә 100 меңнән артык чокыр ремонтланган

Юлчыларның эше туктап торганы да юк.

Бер ел эчендә 100 меңнән артык чокыр ремонтланган
Бер ел эчендә 100 меңнән артык чокыр ремонтланган

    2023 елда Башкортстан юлчылары төбәк һәм муниципальара юлларда 100 меңнән артык чокыр ямады, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Транспорт министрлыгында.

    Ел йомгаклары «Юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасы» (СКПДИ) махсус программасы ярдәмендә ясалды. Аны чокырларны һәм юлларның кимчелекләрен цифрлаштыру өчен кулланалар.

     Башкортстан юллары “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты белән тәэмин ителгән. Аның кысаларында быел Уфа - Затон трассасының төньяк урау юлы тәртипкә китереләчәк, Шакша - Базилевка, Жилино - Базилевка, Федоровка - Еликбай юллары, Уфа - Дим трассалары һәм тагын алты зур транспорт өслеге ремонтланачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: