Башкортстанда «Земский учитель» программасы кысаларында 150 педагог бер миллион сум акча алган. Авыл җирлекләрендә һәм кечкенә шәһәрләрдә яңа гына эшли башлаган укытучыларга ярдәм итү чарасы илдә уңышлы гамәлгә ашырылды һәм программаны 2030 елга кадәр озайту максаты куелды. «Земский учитель» программасыннан Бакалы авылы мәктәбе укытучысы Роксана Закирова да файдаланган.
Башлангыч синыф укытучысы Роксана Закирова «Земский учитель» программасында җиңүче булды һәм акчалата бүләкләнде. Яшь педагог бер миллион сум акчаны Бакалы авылында йорт төзүгә юллаган. Роксана Рөстәм кызы – күп балалы әни. Элек Туймазы шәһәренең балалар бакчасында эшләгән белгеч тормышын Бакалы мәктәбе белән бәйләргә карар иткән.