Чакмагышның балалар модельле китапханәсендә “Яңа ел утлары әкияткә чакыра” дип аталган интеллектуаль уен үтте.
“Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында алып барылган “Мәдәни мохит” федераль проекты республикада уңышлы эшләп килә. Чакмагышта үткән уен моңа ачык мисал.
Чара барышында балалар сихри сорауларга җавап эзләде, Яңа ел әкияте дөньясына чумды.
Китапханәче белән берлектә алар кар ребусы, салкын табышмаклар һәм “Бозлы сораулар” дип аталган киртәләрне уңышлы үтте, “Кышкы әкият” интерактив уенында катнашты.
Чарада катнашучылар бу көнне вакытларын бик тә файдалы үткәрде, үзләре өчен күп файдалы нәрсәләр ачты.