Мәскәүдә "Бердәм Русия" партиясе оештырган "Иң яхшы йорт. Иң яхшы ихата" Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Анда катнашу өчен бөтен илдән дүрт меңгә якын гариза килгән.
Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде: "Иң яхшы ихата" өчен ишегалдын төзекләндерү һәм халыкның уңайлылык тудыру буенча тырышлыкларын бәяләделәр; "Иң дус йорт"ны халык бергәләп хәл итә алган чаралар буенча бәяләделәр; "Иң яхшы подъезд”да эчке төзекләндерү өчен эшләрнең сыйфатына һәм халыкның керткән өлешенә игътибар иттеләр, ә "Энергия ягыннан иң нәтиҗәле йорт” очрагында күп катлы йорт рәисе өйдә ТКХ өчен түләүләрне киметү буенча серләре белән бүлеште.
–- Узган ел үз йортлары, ишегаллары һәм капиталь ремонт өчен электрон тавыш бирү системасы аша 10 миллионнан артык кеше тавыш бирде, ә быел инде – 14,3 миллион. Соңгы алты елда ил шәһәр мохитенә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә 300 миллиард сумнан артык акча керткән, ә гражданнар – 1,5 миллиард, бу саннарны күз алдына китерү читен. Бу вакыт эчендә без 80 меңнән артык ишегалды, 35 меңнән артык парк, сквер һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндердек, – дип билгеләп үтте "Шәһәр мохите" һәм "Күп катлы йорт халкы" проектларының федераль координаторы, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Качкаев.
Конкурска БРдан йөздән артык гариза бирелгән. "Иң дус йорт" номинациясендә беренче урынны Мөбәрәков урамындагы 12/2 номерлы күпфатирлы йорт Советы алды.
Фикердәшләр командасы үз алдына йортның барлык халкы өчен уңайлылык һәм иминлек тәэмин итүне максат итеп куйды. Масштаблы ремонт, парковканы киңәйтү, контейнерлар мәйданчыгы һәм тизлекне чикләүче җайланмалар урнаштыру, спорт мәйданчыгы һәм чәчәк атучы палисадниклар барлыкка килү, уйланылган видеокүзәтү системасы, дустанә аралашу өчен күршеләрнең үз кушымтасын булдыру – титаник хезмәтнең бик аз өлеше генә.
- 2018 елда безнең йорт “Башкортстан ихаталары" программасына керде, 2022 елда подъездларны капиталь ремонтлау программасында катнашты. Халык район һәм шәһәр хакимиятенә Юнармеецлар скверында җәяүлеләр йөрү зонасы өчен, йортны һәм ишегалды территориясен төзекләндерү буенча комиссия утырышларында мәсьәләләргә игътибар иткәне һәм аларны хәл иткәне өчен рәхмәтле. Ә конкурста мондый уңышлар алга таба барырга этәргеч бирә, – дип уртаклашты бүләк алган йорт Советы рәисе Татьяна Качанова.