Халык программасы һәм “Сәламәтлек саклау“ милли проекты кысаларында Борай районы Кушманак авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
- Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы Президент инициативасы һәм «Бердәм Русия» ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Яңа ФАПлар һәм амбулаторияләр төзү партиянең Халык программасына кертелгән. Шуның аркасында Кушманак авылы халкы халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен заманча таләпләргә җавап бирүче яңа ФАПка ия булды, – ди «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алик Каюмов.
Яңа уңайлы бинада беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бүлмәләр каралган: фельдшерлык, күзәтү һәм процедура кабинетлары, киенү бүлмәсе белән персонал бинасы, санузел һәм техник бина, су белән тәэмин итү, канализация.
–Моңа кадәр медпункт урнашкан агач бина тузган иде, түбәсе ага иде, аны вакыт-вакыт үз көчләре белән ямап килделәр. Канализация челтәре юк иде, барлык уңайлыклар – тышта. Суны да якындагы колонкадан ташлыйлар иде. Хәзер җирле халык планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме алачак, уңайлы шартларда профилактик тикшерүләр узачак, – ди Борай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов.
Җиһазлар һәм корылмалар заманча таләпләргә тулысынча туры килә: өлкәннәр, балалар өчен электрон үлчәүләр, җиһазлар өчен стерилизаторлар, медикаментлар саклау өчен суыткыч, җиһазлар, интернетка тоташтырылган оргтехника. Моннан тыш, бина аз хәрәкәтләнүчеләр өчен яраклаштырылган: пандус, киңәйтелгән керү урыны һәм персоналны чакыру төймәсе бар.
–– Биредә озак еллар эшлим, пункт безнең авыл халкына – ике йөздән артык кешегә – хезмәт күрсәтә. Халык программасы ярдәмендә эш шартлары яхшыруына, яңа ФАПлар барлыкка килүенә бик шатмын. Яңартуны халык та бәяләр дип ышанам, – ди фельдшер Галия Галиева.
Исегезгә төшерәбез, партия Дәүләт Думасына сайлауларда җиңгән «Бердәм Русия» халык программасы 294 поплжениене үз эченә ала. Аларны гамәлгә ашыру 2021 елдан 2025 елга кадәр планлаштырылган. Документны формалаштыруда бөтен ил буенча 2,5 миллионнан артык русияле катнашкан. Төбәкләрдә яшәүчеләр үз тәкъдимнәрен онлайн режимда, социаль учреждениеләрдә һәм кандидатлар белән очрашуларда тутырырга мөмкин булган анкеталар аша тәкъдим иттеләр.