«Мәдәният» милли проектының “Санлы мәдәният” төбәк проекты кысаларында Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы үзәк китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы буенча “Эко-сумка” бизәү буенча мастер-класс үткәргәннәр.
Китапханәгә йөрүче укучылар бик теләп акциядә катнашкан. Аларга табигатьне саклауда кечкенә, әмма мөһим адым ясарга мөмкинлек бирелгән – экологик сумкалар тегү һәм шул ук вакытта планетадагы чүп проблемасына игътибар җәлеп итү.
Мастер-класста катнашучылар тукымага рәсем төшерүнең төрле ысуллары белнә танышкан, кабатланмас аксессуар булдыру өчен җентекле инструкция алган. Һәм һәр кем үзенә кабатланмас сумка әзерләгән.