Дуванның Метели авылында өр-яңа табиблык амбулаториясе ачылды.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында ачылган әлеге заманча дәвалау бинасы Метели, Сальевка һәм Усть-Аяз, Матавли һәм Усть-Югыз авылларында яшәүче 2 меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Амбулаториядә фельдшер һәм тикшерү, процедура кабинетлары, санузел, шулай ук хезмәткәрләр һәм даруларны саклау өчен, вакцинацияләү өчен бүлмәләр бар.
-Заманча бинабыз барлык медицина корамаллары белән җиһазландырылган. Биредә авыруларны кабул итү дә уңайлы,- дип елмая фельдшер Мария Потапова.
Фото: Башинформ.