Башкортстанда 29 төзекләндерелүче проект өчен шулкадәр акчалар бүленгән.
Русия Президенты “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дип аталган федераль проектны 2030 елга кадәр озайтты.
-“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дип аталган федераль проект инде берничә ел уңышлы дәвам итә. Монда сүз миллиардлар турында бара – без 20шәр миллиард сум бүлдек. Әлеге программаны озайтырга кирәк дип уйлыйм, алай гына да түгел, ә арттырырга. Күп нәрсәләр инде эшләнгән, ләкин әле башкарасы эшләр дә бик күп,- диде бу уңайдан Русия Президенты Владимир Путин.
Соңгы 5 елда башкортстанлыларның конкурста катнашкан 29 проекты җиңеп чыккан, аларны тормышка ашыру өчен федераль казнадан 2, 48 миллиард сум акча бүленгән.