Башкортстанда җәмәгать территорияләрен төзекләндерү өчен 6,5 млрд сум күләмендә федераль акча кулланылган.
БР торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ил президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проектын тормышка ашыруны контрольдә тота. Шушы вакыт эчендә республикада 683 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән. 5 ел эчендә федераль бюджеттан җәлеп ителгән субсидия күләме 6,5 млрд сум тәшкил иткән.
Проектларны уңышлы тормышка ашыруга җәмәгатьчелек фикерен сорашулар булышлык итә. Соңгы 3 елда төзекләндерү өчен территорияне сайлау электрон тавыш бирү аша башкарылган. Беренче елны онлайн тавыш бирүдә 387 мең кеше катнашса, 2022 елда андыйларның саны 560 меңнән арткан, ә былтыр 760 мең кеше тәшкил иткән.