Мәләвез шәһәрендә урнашкан “СоюзПромПтица” Гафури исемендәге кошчылык комплексы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашып, эш нәтиҗәлелеген арттырачак.
Предприятие “Индюшкин” бренды астында күркә ите һәм аннан эшләнгән продукция сату белән шөгыльләнә. Комбинат 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килә һәм күркә итеннән әзер продукция сату күләме буенча (елына 35 мең тонна) Русиядә өченче урында тора. Анда 1050 кеше хезмәт сала.
-Комбинат каршында 2024-2026 елларга амбициоз максатлар тора. Алар арасында җитештерелгән продукция күләмен арттыру, бренд линейкасын киңәйтү, Русиядә сорау белән кулланмаган товарлар буенча ерак чит илләр базарына чыгу, – ди комбинатның үсеш буенча директоры Павел Павлов.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында ел саен илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру өчен шартлар тудыру өчен булдырылган. Милли проект РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган.