Лазер тир нинди була?
Калтасы районының Калтасы мәктәбе базасында лазер тиры ачылды. Ул Русия президенты В. Путин тарафыннан булдырылган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнде.
Калтасының 1нче мәктәбе инде күптән үз спортчылары белән данлы, биредә балаларны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.
Инициатив мәктәп бюджеты проекты ярдәмендә уку йорты лазер тирын ачуга грант алган. Аның барлыкка килүе укучылар арасында ату әзерлеген өйрәтүне оештырырга, ату күнегүләрен үтәү шартларын һәм тәртибен, корал белән эш иткәндә хәвефсезлек чараларын өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Монда ГТО нормативлары нигезендә күнегүләр дә башкарылачак.
Фото: kaltasy-zarya.ru