Милли проектлар
19 гыйнвар 2024, 06:53

Финанслау дәвам итәчәк

ИТ-проектлар үсешенә ничә миллион сум акча бүленгән?

Финанслау дәвам итәчәкФинанслау дәвам итәчәк
Финанслау дәвам итәчәк

ИТ-проектлар үсешенә ничә миллион сум акча бүленгән?

 

Башкортстанда былтыр ИТ-проектлар үсешенә 135 миллион сумнан артык акча бүленде.

Аның 9 миллионы – республика Хөкүмәте тарафыннан беренче тапкыр бүленгән грантлар.

Дәүләт тарафыннан югары технологияле бизнеска һәм үзебезнең ИТ-эшләнмәләргә актив ярдәм «Русиянең санлы икътисады» гомумдәүләт программасы ярдәмендә биш ел элек башланды.

- Бүген без ИТ-индустрия, телекоммуникация базары һәм илебез технологияләре үсешенә максималь ярдәм итү өстендә эшлибез. Министрлык белән берлектә узган елда республика Хөкүмәтенең мөмкинлекләре хисабына 3 миллион сум күләмендә республиканың өч җитештерүче компаниясенә бирдек. Быел эшләнмәләрне финанслау дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

 

Фото:triptonkosti.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас