Аскын районында "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында үтүче "Эшкуарлык сәгате"ндә "Районның белем бирү йортларына витаминлы икмәк җитештерү һәм ташу" проекты тикшерелде.
Аның инциаторлары - ирле-хатынлы Айбулат һәм Ралия Абдуллиннар. Аларның бу эштә тәҗрибәләре бар, район халкы өчен 2020 елдан алып икмәк пешерәләр.
Әлеге вакытта Абдуллиннар икмәк һәм икмәк продукцияләрен, ярымфабрикатларын Аскын кибетләренә озаталар. Якын киләчәктә продукцияләрен район авылларына да озатырга исәпләп торалар.
Район хакимияте башлыгы Денис Йосыпов Абдуллиннарның идеясен хуплаган. Аның әйтүе буенча, районда витаминлы икмәк пешерүче предприятиеләр башкача юк.
Хәзер эшкуарларга витаминлы икмәк пешерүгә сертификат кирәк. Бу мәсьләне хәл итүдә аларга районның икътисади үсеш һәм эшкуарлык бүлеге ярдәм күрсәтәчәк.
Аскын районы хакимияте сайтыннан.