Бу хакта президент үзе "Кече ватан - Русия куәте" Бөтенрусия мунициипаль форумында белдерде.
- "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы берничә ел уңышлы эшли. Һәм биредә сүз миллиардларча сум турында бара - ел саен 20 миллиард сум бүленде. Бу программаны озайтырга, алай гына да түгел, аңа акча салуны арттырырга кирәк. Күп эшләр эшләнде, тагын да башкарасы эшләр күп әле,- дип билгеләде Владимир Путин.
Бөтен ил буенча "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты буенча тормышка ашырыла. Уңайлы шәһәр мохитен тудыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенрусия бәйгесе милли проектның бер өлеше булып тора. 2023 елда Баймак һәм Ишембай районының Верхотор авылы - проект җиңүчеләре булды. Соңгы 5 ел эчендә исә бәйгедә республиканың 29 проекты җиңеп чыкты. Аларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 2,48 млрд. сум килде.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бу бәйгедә арытаба катнашу мөһимлеген билгеләде. Әйтергә кирәк, быел республикада 123 территория төзекләндереләчәк.
"Башинформ" буенча.