Аның 9 миллион сумы - беренче тапкыр республика Хөкүмәте тарафыннан бүленгән акчалар. Югары технологияле эшкуарлыкны һәм үзебезнең илнең ИТ-эшләренә дәүләт тарафыннан актив ярдәм күрсәтү эшләре, моннан 5 ел элек, "РФда санлы икътисад" милли проекты гамәлгә ашырыла вакыттан башланды. Республика Хөкүмәте бүлгән 9 млн. сум республиканың 3 компаниясенә бүлеп бирелде. "Финанслау эшләре быел дәвам итәчәк", ди БРның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
БР дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин билгеләвенчә, Башкортстан, айтишникларны үстерү һәм аларның куәтен арттыру өчен, федераль фондлар белән хезмәттәшлек итә. Соңгы 5 ел эчендә республика ИТ- компанияләре, стартаплар һәм командалар үсеше өчен 1 млрд. сум күләмендә федераль акчалар җәлеп иткән. Республиканың 152 ИТ-компаниясенә ярдәм күрсәтелгән.
Башкортстанда "Русия Федерациясенең санлы икътисады" милли проекты кысаларындагы "Санлы технологияләр" проектының ярдәм чараларында предприятиеләребезнең нәтиҗәле катнашулары өчен комплекслы ярдәм күрсәтү буенча уңайлы шартлар тудырылган. Мондый эшләрне башкару республикага ИТ-командалары үсеше өчен 2022 елда - 592, 6 млн., 2021 елда - 153 млн., 2020 елда 120 млн., 2019 елда 90 млн. сум җәлеп итәргә булышкан. Быел исә республикада аккредитация үткән ИТ-компанияләрне санын арттыру планлаштырыла.
Дәүләт аккредитациясе буенча туган сорауларга җавап алу өчен Санлы үсеш министрлыгының +7(347)218 -12-33 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БР Хөкүмәте сайтыннан.