Милли проектлар
16 гыйнвар 2024, 06:57

Яңа амбулатория өчен халык шатланган

Яңа амбулатория өчен халык шатланганЯңа амбулатория өчен халык шатланган
Яңа амбулатория өчен халык шатланган

Дуван районының Метели авылында яңа модульле амбулатория ачылган.

- Заманча бина яңа медицина корылмалары белән җиһазландырылган. Амбулатория барлык санитар таләпләргә җавап бирә, уңайлы, мондый шартларда безнең пациентларны кабул итү һәм эшләү рәхәт булачак, - ди фельдшер Мария Потапова.

Ул тәҗрибәле хезмәткәр, аның республика медицина учреждениеләрендә гомум эш стажы 18 елдан артык. Авыл табиб амбулаториясе сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим социаль объект булып тора. Ул «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында барлыкка килгән. Әлеге медицина учреждениесе барлык кирәкле заманча таләпләргә җавап бирә һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин ителгән. Биредә фельдшер кабинеты, манипуляцияләр үткәрү өчен процедура кабинеты, санузел, шулай ук персонал өчен бүлмәләр һәм дару препаратлары һәм медикаментлар саклау, халыкны вакцинацияләү өчен прививка кабинетлары урнашкан.

Чыганак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас