Милли проектлар
16 гыйнвар 2024, 02:51

Нуриман яңа УЗИ аппаратлы булды

Нуриман яңа УЗИ аппаратлы булдыНуриман яңа УЗИ аппаратлы булды
Нуриман яңа УЗИ аппаратлы булды

Нуриман үзәк район хастаханәсенә ике яңа УЗИ аппараты кайткан. 

Аларның берсе поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә урнаштырылган һәм хатын-кызларның репродуктив системасы органнарында тикшерү өчен кулланыла. Ул табибларга аналыкның, күкәйлекләрнең, аналык торбаларының төрле авыруларын һәм патологик халәтләрен төгәлрәк тикшерү мөмкинлеген бирәчәк.

"Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә кайтарылган бу аппаратлар турында акушер-гинеколог Зинара Фәттахова болай дип сөйләде:

- Яңа аппарат урнаштыру район хастаханәсе өчен мөһим вакыйга булып тора. Аның табиб эшен җиңеләйтә торган барлык кирәкле заманча функцияләре һәм мөмкинлекләре бар. Бу аппарат ярдәмендә сурәт сыйфатлы чыгачак һәм организмдагы хәтта бик кечкенә үзгәрешләрне дә күрергә һәм тикшерү үткәрергә, дәваларга булачак яки хатын - кызлар авыруларын алданрак кисәтү мөмкинлеген бирәчәк. 

Чыганак: РБ Сәламәтлек саклау министрлыгы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас