Милли проектлар
16 гыйнвар 2024, 06:24

Мәктәп янында парк зонасы төзекләндерелде

Мәктәп янында парк зонасы төзекләндерелдеМәктәп янында парк зонасы төзекләндерелде
Мәктәп янында парк зонасы төзекләндерелде

Шаран районында мәктәп янында парк зонасы төзекләндерелде Шаран районының Шаран авылында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 2нче мәктәп янындагы парк зонасын төзекләндерделәр.

Парк төзелешенең беренче этабы кысаларында эшләр узган елның маенда башланган булган. Янәшәдәге урамнарга ике чыгу урыны булган парковка, заманча балалар мәйданчыгы, шулай ук утлар белән җиһазландырылган тротуарлар төзелгән. Моннан тыш, керү төркемен төзекләндерделәр. Парк зонасын төзекләндерү эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк. Объектны гамәлгә ашыру өч этапта планлаштырылган.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектының төп бурычы – илебезнең бөтен территориясендә муниципалитетлар үсешенә яңа импульс бирү. Яңа форматтагы иҗтимагый киңлекләр шәһәрләрне бизәргә генә ярдәм итми, ә җирле халыкның яңа мәдәни һәм социаль тормыш дәрәҗәсен формалаштыра, яңа икътисади мөмкинлекләр ача. 2023 елда Башкортстан Республикасында 69 муниципаль берәмлектә 123 объект яңартылган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас