Башкортстанда ветстанцияләрне модернизацияләүгә бүлеп бирелгән субсидияләр күләме ике тапкыр артты. Узган ел Башкортстанның өч ветеринария лабораториясе «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты ярдәмендә аккредитация алу чыгымнарын өлешчә каплады.
Субсидияләрнең гомум суммасы 11,4 млн.сум тәшкил иткән, бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең Мәләвез филиалына 10,4 млн сум акча юнәлтелгән. Чишмә һәм Авыргазы районнары ветстанцияләренә 1 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, дәүләт ярдәме белән төбәкнең ветеринария лабораторияләре биналарына капиталь ремонт үткәргән, лабораторияара чагыштыру сынаулары үткәрелгән, хезмәткәрләрне укытканнар, җиһазлар сатып алганнар.
Фото: ya.ru