Башкортстанның барлык муниципалитетларында "Кече һәм урта эшкуарлык" проекты кысаларында «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының төбәк чаралары узды, анда теләге булган һәркем үз бизнес-проекты турында сөйли алды.
Туймазыда «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү» юнәлеше буенча алга киткән идеяләрне генерацияләү буенча форсайт-сессия Туймазыныж «Оста» сәнәгать технопаркы базасында узды. Анда 25тән күбрәк кеше – эшкуарлар, уку йортлары һәм «Лидер» яшьләр үзәге вәкилләре катнашты.
Иң яшь катнашучы – 8нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Резван Гатауллин. Мәктәп укучысы инде үзмәшгуль статусына ия. Резван - “Сан аша” проекты авторы, бу – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дистанцион шахмат клубы.