Милли проектлар
15 гыйнвар 2024, 05:35

Чакмагыш хастаханәсендә маммографлар саны артты

Ике меңгә якын хатын-кыз тикшерелгән дә инде.

Чакмагыш хастаханәсендә маммографлар саны арттыЧакмагыш хастаханәсендә маммографлар саны артты
Чакмагыш хастаханәсендә маммографлар саны артты

Башкортстанның Чакмагыш хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча алынган санлы маммографта ике меңгә якын хатын-кыз тикшерелгән. Ә 2022 елда бу аппаратны рентгенология бүлегенә урнаштырганнан бирле, анда 3850 тикшеренү үткәрелгән.

Маммограф күкрәк бизен диагностик тикшерүнең барлык төрләрен башкарырга мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә күкрәкнең рентген фотосурәтләре алына, аларда тукыма структурасының минималь үзгәрешләрен ачыклап була. Кисталар, шешләр, кальцинатлар һәм башка яңа шешләр ачыклана. Маммография күкрәк яман шешен вакытында диагностикалау мөмкинлеген бирә.

фото: ya.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас