Милли проектлар
14 Января 2024, 08:32

Ветлабораторияләр ярдәм ала

Башкортстанда өч ветлабораториягә яңарту өчен 2023 елда 11,5 миллион сум субсидия бирелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ветлабораторияләр ярдәм алаВетлабораторияләр ярдәм ала
Ветлабораторияләр ярдәм ала

   Башкортстанда өч ветлабораториягә яңарту өчен 2023 елда 11,5 миллион сум субсидия бирелде.

   Бу лабораторияләргә ярдәм Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм эксперт” милли проекты кысаларында күрсәтелде. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринар лабораториясенә бирелгән субсидиянең гомум суммасы 10,4 миллион сумга барып баса. Тагын да бер миллион сум акча Чишмә һәм Авыргазы районнары ветстанцияләренә бүленгән.

   Бу акчаларга лабораторияләр биналарын ремонтлаган, хезмәткәрләрен укыткан, кирәкле җиһазлар сатып алган. Боларның барсы да киләчәктә хайваннарда йогышлы һәм паразитар чирләрне яхшырак ачыкларга, товарларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә булышачак.

 Фото:pravitelstvorb.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас