Мәләвездә җитештерелгән итне күпләр яратып сатып ала.
“СоюзпромПтица” җәмгыятенең Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексы (ул Мәләвез шәһәрендә уңышлы эшләп килә) Башкортстандагы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектына 165нче әгъза булып кушылды.
“СоюзПромПтица” җәмгыяте “Индюшкин” бренды астында күркә итеннән туклану өчен ризыклар җитештерүче. Комбинат 2009 елдан алып уңышлы эшләп килә һәм Русиядә күркә ите җитештерү буенча өченче урынны алып тора. Алар елына 35000 тонна ит әзерләп сата.
Комплекс бик күп кешеләрне эш урыны белән тәэмин итә: анда бүген 1050 кеше эшли.