Милли проектлар
13 гыйнвар 2024, 04:48

Мәшгульлек үзәкләре үзгәрә

2024 елда Башкортстандагы барлык мәшгульлек үзәкләре яңартылачак.

Мәшгульлек үзәкләре үзгәрәМәшгульлек үзәкләре үзгәрә
Мәшгульлек үзәкләре үзгәрә

2024 елда Башкортстандагы барлык мәшгульлек үзәкләре яңартылачак. Бу эш ил президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылып килүче “Демография” милли проекты кысаларында башкарылачак. Яңа офислар “Работа России” кадрлар үзәкләре форматында эшләячәк.

 Яңарту эшләре Русия хезмәт министрлыгы проекты буенча башкарыла. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстан мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләүдә пилот төбәкләр исемлегенә кергән.

 

Әлеге эшне тормышка ашыру өчен бөтен шәһәр һәм районнарда филиалларын ачып, бердәм Республика мәшгульлек үзәге булдырылган. Муниципалитетларда булачак кадр үзәкләрен урнаштыру өчен урыннар каралган һәм 700дән артык белгеч әзерләнгән.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас