Милли проектлар
13 гыйнвар 2024, 05:58

Гаилә уеннары күңелле үтә

Башкортстанның Нуриман районында “Яңа ел гаилә уеннары -2024” үтте.

Гаилә уеннары күңелле үтәГаилә уеннары күңелле үтә
Гаилә уеннары күңелле үтә

 “Демография” милли проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль  проекты кысаларында Башкортстанның Нуриман районында “Яңа ел гаилә уеннары -2024” үтте. Республика фестиваленең муниципаль өлешендә сигез гаилә катнашкан.

Бизәлгән зал, музыка, күпсанлы җанатарлар катнашучыларга ярышның дүрт өлешен дә күтәренке кәеф белән үтәргә булышты. Нәтиҗәләр ясаганда мәктәпнең судьялар коллегиясе бөтен командаларның да югары әзерлеген билгеләде.

Барлык катнашучылар да яхшы кәеф белән генә түгел, грамоталар, бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән таралды. Җиңүчеләр Нуриман районын республика ярышында тәкъдим итәчәк. Ул 26 гыйнварда Уфада үтә.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас