Милли проектлар
11 гыйнвар 2024, 20:22

Хәзер анда якты

Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.
Фото:Радий Хәбировның телеграм-каналыннан.

Көнчыгыш чыгу юлында Уфада фонарьлар кабызылды, дип хәбәр итте үз телеграм-каналында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Яктыртылган участокның гомуми озынлыгы 14 километр тәшкил итә. Эшләр ”Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль  юллары” милли проекты буенча алып барыла. Подрядчы оешма барлыгы 787 мачта урнаштырган, һәм хәзер юлның йөрү өлешен үзебездә  җитештергән диод лампалары яктырта. Алар энергияне сак тоталар, аларның эксплуатация вакыты күбрәк. Шуңа күрә хезмәт күрсәтү чыгымнары кимиячәк. Тоннель эчендә яктырту автоматик рәвештә көйләнәчәк.

"Гомумән алганда, Көнчыгыш чыгу юлындагы төзелеш эшләре тәмамлануга  табан бара. Без аны 2024 елның беренче кварталында тапшырырга тиеш. Хәзер биредә барлыгы 1,8 мең белгеч һәм 134 берәмлек техника эшли, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Исегезгә төшерәм, бу Идел буе федераль округында иң зур инфраструктура проекты. Аны гамәлгә ашыру безгә Уфа агломерациясенең юл челтәренә йөкләнешне киметергә һәм Уфа арты территориясен үстерүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк”. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас