Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 гыйнвар , 01:27

123 объект төзекләндереләчәк

bashnews.ru
Фото:bashnews.ru

Быел Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында 123 объект төзекләндереләчәк. Дәүләт программасы кысаларында эшләр Октябрьский шәһәрендә дә башкарылачак. Анда Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы территорияне төзекләндерүне дәвам итәләр, бердәм парк зонасы булдыралар.

Быел республиканың башка шәһәрендә тагын бер масштаблы проектны – «Дүртөйле. Башкортстанның елгалы капкалары”н –  гамәлгә ашыруны тәмамларга тиешләр. Анда, беренче чиратта, яр буйларын төзекләндерү каралган, анда тыныч ял итү зоналары булдырырга телиләр – бу су янындагы пирслар һәм җәяүлеләр өчен  юллар, шулай ук велосипед юллары. Шулай ук территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Федераль программа ярдәмендә Мәләвездә  тагын бер яр буе төзекләндерелде. «Чәчәк атучы яр» проекты кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. 100 млн сумлык грант ниятләгәнне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Соңгы биш елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында Башкортстанда 683 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, аларның гомум суммасы 7 млрд сумга якын. 

Чыганак: bashnews.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: