Милли проектлар
11 гыйнвар 2024, 05:48

Яңа ФАПлы булдылар

Дуван районының Кадыр авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.

Яңа ФАПлы булдыларЯңа ФАПлы булдылар
Яңа ФАПлы булдылар

 

Ул РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы төзелгән.

65 квадрат метрлы пунктта пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган һәм 3 миллион сумлык заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Әйтик, электрокардиограф, пульсоксиметр, дефибриллятор, глюкометр, стерилизатор, тонометр һәм дарулар саклау өчен ике суыткыч бар.

Якын киләчәктә Дуван районында тагын ике – Метели һәм Октябрьский авылларында ФАП ачылу көтелә.

Чыганак: Администрация муниципального района Дуванский район РБ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас