РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проектына ярашлы Яңавыл районында масса спортын үстерү буенча күп эшләр башкарыла, халык физик культура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыла.
Шушы чаралар кысаларында күптән түгел “Юность” физкультура-сәламәтләндерү комплексында әкияти вакыйгалар оештырылды. Әкият персонажлары – Кыш бабай, Карсылу һәм Убырлы карчык “Вәгъдәләр йөгерүе” оештырырга килгән иде. Убырлы карчык идарәне үз кулына алып, Кыш бабай белән Карсылуга да башкалар белән бергә йөгерергә мөмкинлек бирде.
“Вәгъдәләр йөгерүе” – ул үзенең хыялына таба йөгерүче кешеләрнең бәйрәме. Вәгъдәсен һәр йөгерүче үзенең номерына язды һәм 2024 метр йөгереп узды. Бәләкәй катнашучылар тәмле призлар һәм Кыш бабайның мактау грамотасын алды.
Чыганак: МАУ ФиС "Юность"