Милли проектлар
10 гыйнвар 2024, 07:21

Ничек, матурмы?

Диләнең сырмалары.

Ничек, матурмы?Ничек, матурмы?
Ничек, матурмы?

Диләнең сырмалары.

Иглин районында яшәүче Дилә Тапакова сырма, күфәйке, фуфайка (тагын ничекләр атыйбыз без бу киемне) тегә.  

 

Ханым  «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында шәхси остаханәсен ачып җибәргән. Хезмәт биржасына исәпкә баскач, Дилә тегүчеләр курсында укып, яңа һөнәр алган.

2023 елда Дилә Тапакова район хакимиятендә узган  «Эшкуарлар сәгате»ендә катнаша. Ул үзенең бренды булачак киемнәрне тегәргә теләге булуын белдерә.

Проекты белән таныштыргач, үзмәшгуль буларак, 350 мең сум күләмендә  финанс ярдәмгә ия була. Аңа ханым тегү сәнәгатендә кулланылучы машина, үтекләү өстәле, пар генераторы, тегү- чигү машинасы, оверлок алган.

Дилә онытылып барган кием үрнәкләрен безнең көннәргә алып кайта. Ул бумазыйдан киемнәр, әти- әниләр яратып кигән сырган бишмәтләрне заманча зәвык белән тегә.  

Оста ханым үз эшләрен дизайнерларның «FACTOR VOSTOKA» Бөтенрусия конкурсында күрсәткән. Дилә, В.Путин күрсәтмәсе буенча эшләп килүче  "Кече һәм урта эшкуарлык,  шәхси эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган «Ремесленник Башкортостана» - республика телешоуында җиңеп чыккан.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас