һәм Вокзальная урамнары киселешендә.Корыган чыршы өчен - мандариннар! Уфада тәмле акция игълан ителде: кем дә-кем 20 гыйнварда 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә яңа ел кунагы булган чыршыны тиешле урынга китереп тапшыра, шул мандариннарга ия була. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итте. Акция "Экология" гомумдәүләт проектына зур өлеш файда китерер, мөгаен. Чөнки бу чыршылар заводка эшкәртелүгә озатылачак. Аларны төзелеш плитәләре, ишекләр яки агач җиһаз ясау өчен кулланачаклар. Күпме агач сакланып, исән калачак бит! Бер генә шарт бар - чыршылар уенчыкларсыз, капсыз, кыскасы, шәп-шәрә, гади агач булырга тиеш. Уфада моның өчен 13 контейнер урнаштырыла. Алар 20-21 һәм 27–28 гыйнвар көннәрендә түбәндәге адреслар буенча табигатьне сөюче дусларны көтә: — Дим районы — Магистральная урамы, 2А һәм Столяров урамы, 2; — Калинин районы — Мушников урамы, 11 һәм Гвардейская урамы, 58/1; — Киров районы — Испытательләр урамы 21, Ст. Кувыкин урамы, 16 (сәүдә комплексы янында); — Ленин районы — «Курай чәчәге» скверы ( Рижская һәм Кече Лесозаводская урамнары киселеше), «Сосны» микрорайны ( Талькова, 33 һәм Б. Вәлиева урамы, 5 йортлары арасында); — Октябрь районы — Ю. Гагарин урамы, 10/2, Набережная р. Уфа бушлыгында һәм М. Рыльский урамы.«Башкирия» Лайфстайл үзәге ( СССРның 50- еллыгы урамы яклап скверда); — Орджоникидзе районы — Колхоз базарында, Кольцевая урамы, 50-61; — Совет районы— Ленин, Вокзальная урамнары киселешендә