17 миллион доллардан артык суммага 140 контракт төзелде.
Башкортстанның 33 предприятиесе вәкилләре былтыр «Экспорт форсажы» акселерацион программасының тармаклы өч агымында катнашты. Укулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында оештырылды, дип хәбәр итә Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы.
- Без төбәк эшкуарларына финанс һәм башка ярдәм күрсәтәбез. Шулай итеп, 2019 елдан инде күптармаклы булганының - ун, ә «Экспорт форсажы» акселерацион программасының дүрт тармак агымы уздырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча ярдәмне якынча 170 уникаль кече һәм урта эшкуарлык субъекты алды.
Барлыгы дүрт ел эчендә акселерацион программалар нигезендә белем алу нәтиҗәләре буенча 17 миллион доллардан артык суммага 140 контракт төзелде, - диде Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Программа кече һәм урта бизнес предприятиеләренең экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга һәм предприятиеләрдә проектны структуралаштыруга системалы якын килүне формалаштыруга юнәлтелгән, болар - базарны сайлаудан алып, оптималь логистик маршрутны исәпләүгә, хәвеф ихтималлыгын минимальләштерүгә һәм чыгымнарны киметүгә кадәр.