Милли проектлар
5 гыйнвар 2024, 04:09

Яңа елга яңа ФАП

Балакатай районы Ямаш авылында яңа модульле ФАП ачылды.

Яңа елга яңа ФАПЯңа елга яңа ФАП
Яңа елга яңа ФАП

Балакатай районы Ямаш авылында яңа модульле ФАП ачылды.

Фельдшер-акушерлык пункты ил президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә барлыкка килгән.

Ул район үзәгеннән 45 километр ераклыкта урнашкан. Барлыгы 789 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 214е — балалар.Пациентларга беренчел медицина-санитар ярдәмне 29 еллык эш тәҗрибәсе булган фельдшер күрсәтә.

ФАП барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Учреждение су, җылыту системасы, канализация белән тәэмин ителгән.

ФАПта диспансерлау, профилактик тикшерү һәм даруларга ташламалы рецептлар алырга мөмкин. Бина төрле авыруларны һәм патологияләрне вакытында ачыклау өчен заманча җиһазландырылган.

Фото: https://bash.news

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас