Яңавыл район үзәк дәваханәсендә моннан 5 ай элек эшли башлаган заманча видеобронхоскоплар ярдәмендә 30дан артык тикшерү үткәрелгән.
Яңа корылма Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында кайтарылган булган. Эшләү дәверендә видеобронхоскоп 2 пациентта үпкә һәм тын юллары яман шешен ачыклауда ярдәм иткән. Бу аларга вакытында дәвалану алу мөмкинлеге биргән.
-Федераль һәм республика программалары ярдәме белән безнең эндоскопия бүлеге аппаратураларын тулысынча яңарту мөмкинлеге ачылды. Бу аппаратлар ярдәмендә без инде 2 меңнән артык тикшерүләр үткәрдек,- ди табиб-эндоскопист Азамат Корбанов.
Фото: Минздрав РБ.