Бөренең медик-фармацевтика колледжы “Профессионалитет” федераль проект кысаларында үткәрелгән конкурста җиңү яулаган.
“Профессионалитет” проекты кластерларын яклау Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә узган. Бөренең медик-фармацевтика колледжы анда Башкортстаннан үзләре генә катнашкан һәм нәтиҗәләр буенча 100 балл җыеп, җиңүче исеменә лаек булган.
Бөрелеләр шулай ук Бөтенрусия һөнәри осталык буенча Бөтенрусия чемпионаты хәрәкәте чараларында да катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм Топ-лидерлар исемлегенә кергән.
Котлыйбыз!
Фото:сопк.рф