

Борай районы Борай авылында капиталь ремонттан соң район китапханәсе ачылды. Яңарту ил башлыгы Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылучы “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Китапханәне капиталь ремонтлау өчен 5,21 млн.сумнан артык акча бүленгән, шуларның 156 меңе - муниципаль бюджеттан.
Ремонт вакытында китапханәдә беренче һәм икенче катларда агач идәннәр плиткага алыштырылган. Шулай ук электр чымнарын алыштырдылар һәм эленеп торган түшәм урнаштырдылар. Диварларны штукатурладылар һәм буядылар, бинаның фасады яңартылды. Китапханә вакытны күңелле үткәрү өчен уңайлы, якты урынга әверелде.
"Без бу яңартылган бина китап яратучылар өчен икенче йорт булыр дип өметләнәбез”,- дип билгеләп үтте Борай районы хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Илгиз Харисов.