

2018 елда Русиядә берничә милли проект тормышка ашырыла башлады. Менә шуннан соң 5 ел гомер үтеп тә киткән. ВЦИОМ аларның ничек үтәлеше турында илебез халкы аша белешкән.
Иң билгелеләре дип биш милли проектны билгеләгәннәр: “Демография” (77 процент”), “Кече һәм урта эшкуарлык” (76 процент), “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” (74 процент), “Сәламәтлек саклау” (73 процент), “Мәгариф” (72 процент).
Русия халкының күбесе ана капиталы, халыкны диспансеризацияләү, чүп-чарларны аерып җыю, шәһәр мохитен төзекләндерү һәм авария хәлендәге торактан күчерү турындагы проектлар хакында яхшы белә икән.
Ил өчен иң файдалылары дип “Сәламәтлек саклау”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар”, “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган милли проектлар танылган.
Фото:Википедия