Милли проектлар
27 декабрь 2023, 09:06

Чабата үрергә өйрәнәләр

   Калтасы районының Василово авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен чабата үрү серләрен өйрәтү буенча мастер-класс оештырганнар.

Чабата үрергә өйрәнәләрЧабата үрергә өйрәнәләр
Чабата үрергә өйрәнәләр

   Калтасы районының Василово авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен чабата үрү серләрен өйрәтү буенча мастер-класс оештырганнар.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында узган бу чараны авылның хөрмәтле аксакалы Тимербай Тимершин үткәргән. Ул мастер-класска җыелучыларга үзенең белгән һөнәри серләрен ачкан, чабатаны ничек үрергә кирәклеген күрсәткән һәм сөйләгән.

   Чабата үрү – ансат эш түгел. Ләкин ул – кызыклы шөгыль. Тимербай Тимершинның куллары бу эшне башкарганда йөгереп кенә тора.

   Бүгенге көндә чабатаны сувенир итеп, шулай ук милли киемнәр белән кию өчен теләп сатып алалар. Тимершинга заказлар күп килә, үтәп кенә өлгер!

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас