Милли проектлар
26 декабрь 2023, 05:57

Янгын сүндерүче кем ул?

Әлеге сорауга җавапны Тәтешле районы балалары эзләгән

Янгын сүндерүче кем ул?Янгын сүндерүче кем ул?
Янгын сүндерүче кем ул?

“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле районы Югары Тәтешле авылының Г. Чокрый исемендәге 1 санлы урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм санлы белем үзәгенең “Яшь янгын сүндерүче” түгәрәге җитәкчесе Гөлназ Борханова “Янгын сүндерүче” темасына мастер-класс үткәргән.

Педагог сүзләренә караганда, дәрестән тыш чарада “яшь янгын сүндерүчеләр” профессия нечкәлекләрен өйрәнгән. Югары Тәтешле авылының 91нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуда балалар күп нәрсә белгән. Экскурсия вакытында үз күзләре белән янгын сүндерүченең экипировкасын күргәннәр. Дәрестә “Янгын сүндерүче” аппликациясен эшләгәннәр. Тема бер булса да, эшләр төрле һәм кызыклы килеп чыккан.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас