

Башкортстан халкын мобиль элемтә белән тәэмин итү 92 процент тәшкил итә. Бу хакта республика хөкүмәтенең оператив киҗәшмәсендә санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте.
«Таулы якларда кыенлыклар бар, әмма анда да шактый актив эш алып барыла», - дип билгеләп үтте министр.
Безнең республика 100дән 500 кешегә кадәр исәпләнгән торак пунктларда мобиль элемтәнең база станцияләрен урнаштыру буенча «Санлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасында актив катнаша. Нәкъ менә шундый авылларда халыкның 40 проценты яши. Исемлеккә Башкортстанның 1286 торак пункты кергән. Бу иң зур төбәк исемлеге.
2022 һәм 2023 елларга Башкортстан программага кертелгән торак пунктлар өчен тавыш саны буенча Русиянең барлык төбәкләре арасында беренче урынны саклый.
"Санлы икътисад" милли проекты ил президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. Ул Русиядә 2019 елдан 2024 елга кадәр вакыт аралыгында тормышка ашырылучы милли проектларның берсе.