

Бу үзәктә пилотсыз очучы аппаратлар, авиамоделирование, ракета төзү, робот техникасы һәм аларны программалаштыруны өйрәнәчәкләр. Бу стратегик юнәлешләр Башкортстанның бөтен мәктәп укучылары өчен дә ачык булачак.
“Аврора” үзәгендә балалар лабораторияләрдә үзләре ракета, самолет, пилотсыз очучы аппарат модельләре эшли, педагоглар ярдәмендә аларны Максимовка һәм Первушино аэродромнарында очыралар.
Белешмә. Уфаның югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзелеше инновацион белем бирү мохите булдыру буенча федераль программа кысаларында алып барыла. Проект дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары һәм концессия килешүләре аша гамәлгә ашырыла, “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларына туры килә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru