Милли проектлар
23 декабрь 2023, 07:09

Казарма авылы ФАПлы булды

Бу авылда 466 кеше яши, шул исәптән 91 бала.

Казарма авылы ФАПлы булдыКазарма авылы ФАПлы булды
Казарма авылы ФАПлы булды

 

 РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Кушнаренко районының Казарма авылында яңа ФАП ачылды.

Резеда Саматова җитәкләгән фельдшер-акушер пунктында беренчел медицина-санитар ярдәме 466 кешегә, шул исәптән 91 балага күрсәтелә. Фельдшерның гомум эш стажы – 19 ел. Авылда аны бик хөрмәт итәләр.

  • Авылда яшәүчеләр монда диспансеризация үтә, прививка ясата ала, ЭКГ үтеп, кардиолог белән дистанцион аралаша ала, - дип билгеләде район хастаханәсенең баш табибы Илдар Бакаев.

Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан

Казарма авылы ФАПлы булды
Казарма авылы ФАПлы булды
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас